Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Чәчәк салмагыз Тукайга!!!

Яшь шагыйрь Раил Гатауллин Туган тел һәм бөек Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан үзенчәлекле шигырь иҗат иткән. "Туган телебезне саклау өчен бер тиенлек тә эш башкармаган түрәләребезгә" дигән ул аны:

Чәчәк салмагыз Тукайга,
Белмәсәгез телнең кадерен.
Казысагыз туган телгә
Тирән итеп таш каберен.

Чәчәк салмагыз Тукайга
Бары түрә булган өчен.
Туган телне саклау өчен
Бирмәсәгез җан вә көчең.

Чәчәк салмагыз Тукайга
Телгә хисләр булмый торып.
Чәчәк салмагыз, уйларда
Тел бетерү планын корып.

Чәчәк салмагыз Тукайга,
Намусыгыз чиста булсын...
Сез битлексез, ә соң Тукай
Чәчәкләрсез басып торсын...

Раил Гатауллин
26.04.2018

 

http://matbugat.ru/news/?id=22280

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев