Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Читтән кайтарылган мал ышанычлымы?

Ялгыш саксыз бер адым аркасында, терлекләр арасында куркыныч авырулар таралырга мөмкин, ди ветеринария белгечләре.

Чыннан да, соңгы елларда мал-туарлар арасында элек без ишетмәгән дә, күрмәгән дә дигәндәй, куркыныч йогышлы авырулар чыкты. Африка, чумасы, кош гриппы, нодуляр дерматит, тилчә, котыру чире аеруча еш таралганнарга керә. Әнә шундый инфекцияләр узган ел Россия регионнарында табылган. Хәтерләсәгез, узган ел Татарстанда Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппы чыгып, зур зыян килде. Моннан тыш котыру авыруы йоктырган йорт һәм кыргый хайваннар да ачыкланды. Ярый әле, авыруларның таралуына юл куелмады.
-    Татарстан, шулай ук безнең район эпизоотик яктан тыныч, - дип Лениногорск ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов. – Әлбәттә, уяулыкны югалтырга ярамый. Рөхсәтсез терлек алып кайтулар аркасында чир, инфекцияләрнең  үтеп керүе бар. Шунлыктан кайдандыр читтән, юнь бәягә, ветеринар язуы булмаган мал яки кош-корт алып кайтырга кирәкми. Бу хакта ветеринарлар һәрвакыт искәртеп тора, - ди Рашат Хәмитович.
Район ветеринария белгечләре, йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан, йорттан йортка йөреп, аңлатулар  алып баралар, төрле белешмәлекләр дә тараталар. Шулай ук шәхси секторда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә вакцинацияләү, профилактик эшләр алып барыла. Мәсәлән, яз айларында шәхси хуҗалыкларда 2 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә, 3 мең ярым баш сарыкка, ике йөздән артык атка, 1 мең баштан артык эт һәм мәчеләргә карата профилактик чаралар күрелгән.
Әлбәттә, йортында, хуҗалыгында мал, кош-корт тотучыга зур җаваплылык йөкләнгән. Ул аларны тиешле итеп тәрбияләргә, аңа сыйфатлы азык бирергә, малларга вакытында вакцинацияләр ясатырга тиеш.
- Ветеринарлар юктан гына проблема ясап йөремиләр, - ди берләшмә начальнигы. – Уяулык һәркем өчен кирәк. Йортка мал табибы килеп керә икән, малларны күрсәтүдән, аларга вакцина ясатудан баш тартырга кирәкми. Мал сәламәт икән, димәк, хуҗа кеше дә тыныч. Менә шулай бергәләп, бер-беребезне аңлашып эшләгәндә, районда  эпизоотик яктан тынычлык саклый алабыз.
Корбан бәйрәменә ерак булса да, саклык чараларын бүгеннән үк күрә башларга, дигән фикердә тора Рашат Әхмәтов. Чөнки кайберәүләр чит төбәкләрдән бәрәннәр алып кайтып, аны үзендә үстереп, Корбанга чалырга дип билгеләп куя икән. Читтән тикшерелмәгән корбанга маллар алу иминлекне какшата, малның ветеринар язуы булуы кирәк. Күптән түгел ветеринария берләшмәсендә сарык үстерү белән шөгыльләнүчеләр һәм дин әһелләре белән бергәләп нәкъ менә шул хакта сөйләшү уздырганнар. Киңәшмәдә шәһәрдә Корбан чалу өчен махсус урын булдыру тәкъдиме дә яңгыраган. Ә бу, димәк, ышанычлы булуга бер адым булып тора.


Малларның авырып китү яисә үлем очрагына тап булсагыз, кичекмәстән ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район ветеринария берләшмәсе: 2-70-04, 2-55-67. Шөгердәге ветеринар лаборатория: 3-42-73. Шулай ук авыллардагы участок ветеринар пунктларына шалтыратырга була. Сарабикколда: 2-98-06, Зеленая Роща: 3-37-48, Түбән Чыршылы: 3-96-45.

Розалия Мостафина

фото: http://inhimkicity.ru/novosti/94592_chto-takoe-ptichiy-gripp
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев