Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Чишмә»леләр Разим Вәлиуллинның туган ягында искә алу кичәсендә булдылар

Лениногорскида эшләп килүче Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең шагыйрь, язучылары, музыкантлары Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе эшенә саллы өлеш керткән шагыйрь, “Чишмә”нең имән терәкләреннән берсе, 25 ел әдәби берләшмәне җитәкләгән музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Р. Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты,  җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Әлмәт шәһәрендә Татарстан композиторлар берлеген оештыручы, ун ел Әлмәт язучылар берлеген җитәкләгән, дистәләрчә шагыйрь - язучының китапларын дөньяга чыгарган шәхес - Зәй районының Кәдек авылында туып - үскән Разим Вәлиуллинның туган ягында искә алу кичәсендә катнаштылар. 
    
Лениногорск шәһәреннән килгән кунакларны Кәдек һәм Сармашбашлылар елмаеп-балкып каршы алды. 

Иң элек “Чишмә”леләр шагыйрьнең туып-үскән нигезендә булдылар. Бүгенге көндә Разим Вәлиуллинның туган авылы Кәдектә кырык өч йорт булып та, барысы биш йортта гына тормыш барлыгы сизелә. 

Әлбәттә килүебезнең төп максатларыннан берсе Разим абыйның әнисе, туганнары һәм үзе җирләнгән зиратта авыл имамы белән берлектә, аларның рухына дога кылу иде.

Шулай ук Лениногорскидан килгән делегация Р. Вәлиуллинның Сармашбаш авылы мәктәбендә урнашкан музеен карадылар. Безне Разим Вәлиуллинның музее таң калдырды! Биредә остазыбызның туганнан алып соңгы көненә кадәр гомере күз алдына килә. 

Разим Вәлиуллинның бертуган сеңлесе Кадрия ханымга, аның фикердәшләренә бүгенге көнгә кадәр биниһая  байлыкны күз карасыдай саклаганнары өчен йөрәк түреннән чыккан тирән рәхмәтләрне җиткерәсе килә!

Разим абыйың якты рухына багышланган искә алу кичәсе заманча бизәлгән мәдәният йортында узды.  Без үзебезчә әдәби -музыкаль күчтәнәчләр әзерләп килгән идек. 

Әлеге мәртәбәле кичәдә шагыйрьнең иҗади дуслары,  каләмдәшләре, шәкертләре, аерым алганда Разим Вәлиуллин белән бергә укыган, аның белән озак еллар туган ягыбызга хезмәт иткән баянчы, фикердәше, якын дусты, музыкант,  композитор Фәйзи Хөснуллин, аның иҗади шәкерте, каләмдәше, дусты, бүгенге көндә Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь, Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Таһир Шәмсуаров, Разим Нәгыйм улының шәкерте, шагыйрә, музыкант, композитор, җырчы, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты,   шагыйрә Әлфия Сөләйманова, шагыйрә Илсөяр Салахова, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясе укытучылары,  Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова, үзенчәлекле талантлы шагыйрә Зөлфия Мөхәммәтҗанова, яшь шагыйрә Гүзәл Талипова, Лениногорск шәһәренең 4нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Галия Хәлимова, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлимә Ситдыйковалар да катнашты.

Әлбәттә әлеге очрашуның үзәгендә әлбәттә иң хөрмәтле шәхесләрнең берсе - Разим Вәлиуллиның сеңлесе -  Кадрия Нәгыйм кызы иде. Разим абый сыман ул да талантлы мәдәният кешесе, моңлы тавышка ия җырчы да икән әле! Әлеге искә алу кичәсе Кадрия ханым белән бергә тормышка ашырылды.

 Очрашу азагында Лениногорскидан килгән кунакларга истәлеккә Разим Вәлиуллинның китаплары тапшырылды. 

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ, Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев