Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында дефибрилляторлар турында закон кабул итәргә планлаштыра

Документ беренче укылышта 14 мартта хупланды.

Дәүләт Думасы 2019 ел ахырына кадәр җәмәгать урыннарында автомат тышкы дефибрилляторларны кулланып булу турында закон кабул итәргә планлаштыра. Бүген Ижевскида “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев журналистларга шул хакта әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Андрей Исаев Хөкүмәттә беренче тапкыр тәкъдим ителгән закон проекты белән килешмәүләрен һәм депутатлар йомшаграк вариантын тәкъдим итте диде. Анда тышкы дефибрилляторларны легальләштерү, алар торырга тиешле урынны билгеләү бюджет хисабына булуы тәкъдим ителә.

14 мартта Дәүләт Думасы Россиядә җәмәгать урыннарында, мисал өчен, аэропортларда һәм вокзалларда автомат дефибриллятор белән җиһазлау мөмкинлеге турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде.

Документ буенча тышкы дефибриллятор куллануда ярдәм ителә торган затлар даирәсе чикләнмәгән, ә аларны урнаштыру, куллану турында мәгълүмат бирү һәм урнаштыру обектларына таләпләрне Россия Хөкүмәте раслаячак.

Автомат тышкы дефибрилляторлар – йөрәк өянәге булган очракта кешегә ашыгыч ярдәм итү мөмкинлеге бирә. Аларны куллану гади һәм ничек эш итү турында белешмәсе бар. Бу махсус медицина белеме булмаган һәркем куллана алсын өчен кирәк. Моңа кадәр Россиядә аларны куллану медицина хезмәткәрләренең бары билгеле категорияләренә генә рөхсәт ителгән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183390/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев