Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләти булмаган пенсияне алу хокукы үзгәртелергә мөмкин

Закон проекты Дәүләт Думасына депутатлар һәм сенаторлар төркеме исеменнән май аенда тапшырылырга мөмкин.

Дәүләт Думасы депутатлары дәүләти булмаган пенсия фондлары белән берлектә закон проекты әзерләгән. Аның нигезендә ирекле пенсия иминияте кысаларында пенсия килешүләре буенча дәүләти булмаган пенсияне ир-атлар – 60, хатын-кызлар 55 яшьтән алу хокукына ия булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт Думасының финанс базары комитеты әгъзасы Дмитрий Скриванов пенсия системасы үсешен закон ягыннан тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, закон проекты Дәүләт Думасына депутатлар һәм сенаторлар төркеме исеменнән май аенда тапшырылырга мөмкин.

Бүген дәүләти булмаган пенсия фонды белән 2019 елның 1 гыйнварыннан соң килешү төзегән затлар дәүләти булмаган пенсияне яңа пенсия яше нигезендә (ир-атлар – 65, хатын-кызлар – 60 яшьтән) алу хокукына ия. Шуңа бәйле рәвештә, депутатлар законга тиешле төзәтмәләрне кабул итү тәкъдиме белән чыга.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев