Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөньядагы иң ишле гаилә Һиндстанда яши

72 яшьлек Зиона Чананың 39 хатыны, 94 баласы һәм 33 оныгы бар. Алар барысы да бергә яши.

 Беренче тапкыр Чана 17 яшендә өйләнә. Бүген аның иң өлкән хатынына - 75, иң кечесенә 35 яшь. “Мин беркемне дә мәҗбүр итмәдем, барысы да мәхәббәт буенча”, – ди Чана. Хатыннары Чана янында чират буенча төн үткәрә.

Чананың иң өлкән улына 55 яшь, 14 баласы бар. Ул гына, әтисе юлыннан китеп, ике хатын алган. Кызларын Чана 26 тапкыр кияүгә биргән, алар хәзер 4 катлы бу йортта гомер кичерми. Ә йортта 100 бүлмә, унҗиде юыну бүлмәсе бар.
Иртәнге 5.30да биредә тормыш башлана. Барысы да иртән дога кылырга җыела. Хезмәтләр бүленгән. Хатыннар чиратлап ашарга пешерә. Көненә 100 кило рис, 60 кило бәрәңге, 70 кило тавык ите, 10 литр сөт кирәк. Кичке аш ике сәгатькә сузыла, чөнки бу кадәр күп кешегә азыкны тиз генә бүлеп тарату мөмкин түгел.
Кызлар өй җыештыра, кер юа, ир-егетләр авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә. Биредә һәркем канәгать һәм үзен бәхетле тоя.

http://kiziltan.ru/kyzyk-news/11132-dnyadagy-i-zur-gail-indstanda-yashi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев