Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәрестә тик утыра алмаганнарга — велопарта

"Тәгәрмәчле" партаны укучының әтисе бүләк иткән.

Белгечләр әйтүенчә, гиперактив балалар саны елдан-ел арта бара. Андый укучыларга дәрестә 45 минут буе түзеп утыруы бик авырга туры килә. Красноярск шәһәренең 45нче мәктәбендә белем алучы гиперактив балаларга хәзер дәрестә дә хәрәкәтләнеп алу мөмкинлеге бар. Бер укучының әтисе велопарта конструкцияләгән, аны җыйган һәм мәктәпкә бүләк иткән.
Бу яңалыкны укытучылар бик ошаткан. Үз кабинетларында шундый ук велопарта куюны сорап, заявка да язганнар.
Мәктәп директоры Юлия Камнеская әлеге яңалыкны уңай кабул иткән. Аның фикеренчә, хәрәкәт итүче парта тиктормас балаларга бәйле күп кенә проблемаларны хәл итә. Яңа уку елыннан гадәти булмаган тренажерны башка кабинетларга да эшләтергә уйлыйлар.

Фото: Социаль челтәрләрдән.

чыганак:kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев