Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дүртенче каттан егылса да, исән калган

Чаллының ГЭС бистәсендәге әлеге хәл кичә төштән соң, сәгать 3ләр тирәсендә булган. Урамда карда аунап яткан, шәрә кыз бала янына әбисе йөгереп чыга. Вакыйганың очраклы шаһиты - күрше хатынына ул баланың 4 нче каттан егылып төшүен, әнисе исә эштә булуын хәбәр итә. Ашыгу-кабалануына игътибар итсәң, әби кеше әлеге хәлне яшереп...

Чаллының ГЭС бистәсендәге әлеге хәл кичә төштән соң, сәгать 3ләр тирәсендә булган. Урамда карда аунап яткан, шәрә кыз бала янына әбисе йөгереп чыга. Вакыйганың очраклы шаһиты - күрше хатынына ул баланың 4 нче каттан егылып төшүен, әнисе исә эштә булуын хәбәр итә.
Ашыгу-кабалануына игътибар итсәң, әби кеше әлеге хәлне яшереп калдырырга теләгәндер, мөгаен. Чөнки ул көнне фатирга җыелган кунаклар, шул исәптән әби кеше дә рәхәтләнеп күңел ачкан.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен нәкъ менә әлеге хәлне күргән күрше хатын-кыз чакырта. Ул вакытта баланы фатирга алып кергән булалар инде.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кыз баланы тиз арада хастаханәгә алып китә. Хәзерге вакытта бала аңында, гомеренә куркыныч янамый, дигән табиблар "Челнинские Известия"гә. Төнне реанимациядә уздырганнан соң, баланы травмотология бүлегенә күчергәннәр. Аның оча сөяге зарарланган, башы бәрелгән. Шуңа да балага ике атна чамасы дәваланырга туры киләчәк.
Табиблар әйтүенчә, бала "күлмәк белән туган". Хастаханәдән чыккач, аңа хәтта тернәкләндерү курслары да кирәк булмаска мөмкин икән.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала