Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дубайга оча алмыйча утыралар

Түбән Кама туристлары инде 13 сәгать дәвамында Түбән Камадагы «Бигеш» аэропортыннан Дубайга юл тота алмыйча көтеп тора. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Аэропортның матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, пассажирларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә илтергә тиешле «Боинг» һава шартлары начарлану аркасында тоткарланган.+

«Дубайдан Түбән Камага юл тоткан самолет һава шартлары начарлану аркасында аэропортка төшеп утыра алмаган. Экипаж Казандагы запас аэропортка төшәргә булган. «Бигеш» аэропортында очкычны Дубайга юл тотарга тиешле башка туристлар көтеп утырган», - диде «Бигеш» аэропортының матбугат сәркатибе Ольга Тютлина.  

Туристларның бер өлеше Казаннан Түбән Камага җир өсте транспорты белән киткән. Һава шартлары яхшыруга ук, самолет Казаннан Түбән Камага юл тоткан.  Хәзер һава аланында һава шартлары нормальләшкән һәм туристлар тиздән Дубайга юл алачак.  

«Барлык кагыйдәләр нигезендә, тоткарланган рейсның туристларын кайнар ризык белән тәэмин ителгән һәм кунакханәгә урнаштырганнар», - диде Ольга Тютлина.  

Әлеге вәзгыятьне Кама транспорт прокуратурасы контрольдә тота. Ведомство мәгълүматлары буенча, Дубайга 184 пассажир юл тотарга тиеш булган, шуның 21е – балалар.    

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23934

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X