Заман сулышы

Эльвира Хамматова җәйне ничек үткәргән?

Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматованың җәе күңелле узган. "Башка елларда авылда ял итәргә, әнигә хуҗалык эшләрендә булышырга бик тәтеми иде. Быел, Аллага шөкер, Кама буенда рәхәтләнеп ял иттек, бакчада да җитәрлек эшләдек. Кышка бик күп кайнатмалар әзерләдек", - диде ул. Җырчының әнисе Балык Бистәсе районы үзәгендә яши. "Әнием туган нигездә...

Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматованың җәе күңелле узган. "Башка елларда авылда ял итәргә, әнигә хуҗалык эшләрендә булышырга бик тәтеми иде. Быел, Аллага шөкер, Кама буенда рәхәтләнеп ял иттек, бакчада да җитәрлек эшләдек. Кышка бик күп кайнатмалар әзерләдек", - диде ул.
Җырчының әнисе Балык Бистәсе районы үзәгендә яши. "Әнием туган нигездә үзе генә гомер итә. Ике абыем бар, алар районда үз гаиләләре белән яши. Без исә Казанда, улым Солтанга 2,2 яшь", - дип сөйләде Эльвира Intertat.ru хәбәрчесенә.
Җырчы тиздән Казанда узачак "Киленнәр" театраль тамашасына әзерләнә. Анда ул печән урлап йөрүче "боевой" авыл хатыны, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны булып уйнаячак. "Алинә Сафиуллина шушы көннәрдә бәби алып кайту сәбәпле, аның белән әзерләгән "Ике килен" концерт программасын быел бераз соңрак, Яңа ел тирәсендә генә тәкъдим итәчәкбез", - диде ул.
Эльвира ШАКИРОВА

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: