Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эмиль Талипов өйләнде - бүген туй

Бу көн килеп җитте: моңарчы буйдак булып йөргән Камал театры артисты, бик күп туташларның төн йокыларын һәм йөрәген алган Эмиль Талипов өйләнде.

Бүген Казанда туйлары үтә.
Кәләш - Казан кызы Илсөяр. Табиб булып эшли, дип хәбәр иткән идек. Никахлары әле күптән түгел генә булып узды.
 
 Эмиль Талиповның социаль челтәрләдә сәхифәләре юк. Үзе турында яңалыкларны чыгармый, бары тик аның дуслары гына артист белән төшкән фотоларын куештырып, #эмильталипов хештыгы белән билгели. Моңа кадәр Талипов әлеге кыз белән берничә урында күренеп калган иде. Кызның кем булуы турында озак кына баш ваттылар. 

Яшьләргә бәхет телибез!

http://matbugat.ru/news/?id=22980
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X