Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эш эзләп булган акчасыннан да колак каккан

10 апрель көнне полиция бүлегенә мошенниклар корбаны булган өлкән яшьтәге бер ханым мөрәҗәгать итә.

Зыян күрүче хәбәр иткәнчә,  социаль челтәрләрнең берсендә ул пенсионерлар өчен өстәмә акча эшләү буенча укыту оештырылу турындагы игъланны күреп ала һәм биредә гариза калдыра.

Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез бер кыз шалтыратып, компьютер белән читтән торып идарә итү  программасын һәм телефонга билгеле бер банкның кушымтасын урнаштыру кирәклеген әйтә. Программаны урнаштырылган соң шалтыратучы җитәкчелегендә зыян күрүче банкта депозит хисабын ача.

Тагын берничә көннән аңа башка хатын-кыз шалтыратып,   депозит хисапны ябырга тәкъдим итә һәм компьютер белән читтән торып идарә итү  программасын активлаштыруны сорый. Шуннан соң зыян пенсионер ханымның картасыннан 9 мең сум акча юкка чыга. Бу күренешкә шаккаткан пенсионерканы аферистка акча кайтарылачак, дип тынычландыра.

Шуннан соң аңа юридик бүлек белгеченнән  шалтыраталар һәм юрист җитәкчелегендә ул ул вирификация процедурасын  уза. Юрист әйткән документларның күчерелмәләрен электрон почта аша җибәргәннән соң берничә көннән ул аның рөхсәтеннән башка шәхси кабинетына кереп алулары ачыклана.

чыганак:almet-rt.ru

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев