Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эш урыннары ярминкәсендә лениногорскилылар юллама алды

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүче, эшсез гражданнар өчен эш урыннары ярминкәсе уздырды.

 

Эш эзләүчеләргә берничә төр һөнәр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде: геодезист, ПТО инженеры, почта бүлекчәсе начальнигы, персонал буенча белгеч, юрист, шәфкать туташы, фельдшер, буфетчы, биналар җыештыручы, төрле эшче, электр белән эретеп ябыштыручы, почтальон кебек һөнәрләргә буш урыннар бар.

Ярминкәгә 94 кеше килде, аларның 39ы – хатын-кызлар, 29ы –яшьләр. Килүчеләр вакансияләр буенча үзәк белгечләреннән  консультацияләр алдылар. 35 кеше эшкә юллама алып китте.

Эш бирүчеләр 2021 елда Лениногорск Мәшгульлек үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар турында да мәгълүмат алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев