Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эштән кайтып керсә, ире һәм улы үлгән

Чистайда ватык газ казаны әтисе белән улының үлеменә сәбәп булырга мөмкин, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 13 декабрь көнне Чистайның Полющенков урамындагы бер йорт фатирында хатын-кызның өенә кайткач 52 яшьлек ире һәм 23 яшьлек улының үле гәүдәләренә...

Чистайда ватык газ казаны әтисе белән улының үлеменә сәбәп булырга мөмкин, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 13 декабрь көнне Чистайның Полющенков урамындагы бер йорт фатирында хатын-кызның өенә кайткач 52 яшьлек ире һәм 23 яшьлек улының үле гәүдәләренә юлыгуы хакында хәбәр иткән иде.

Ачыкланганча, фаҗига алдыннан гына улы мал табибының телефон номерын сорап әнисенә шалтыраткан. Ана кеше соңрак улы һәм ире белән элемтәгә керергә тырышса да, аңа беркем дә җавап бирмәгән.

Экспертиза күрсәткәнчә, ир-атлар ис газына агуланып үлгән. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе: газ казанының төзек булмавы.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/15/154355/

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең нечкәлекләрен өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев