Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Facebook Huawei смартфоннарында Instagram һәм WhatsApp кушымталарын тыячак

Яңа чикләү элек чыгарылган гаджетларга кагылмый.

Facebook Америка корпорациясе Huawei Кытай компаниясе җитештергән смартфоннарга үзенең кушымталарын урнаштыруны тыйды. Facebook һәм Instagram кебек социаль челтәрләр, шулай WhatsApp мессенджеры турында сүз бара. Бу хакта “Рейтер” агентлыгы хәбәр итә.

Тыюлар элек чыгарылган гаджетларга түгел, ә яңа җайланмаларга гына кагылачак. Facebook бу тыюларны кайчан гамәлгә кертә башлаячагын аныкламады.

Huawei компаниясе вәкилләре әлеге хәлне шәрехләмәде, дип яза агентлык.

Google компаниясе Huawei белән эшләүдән баш тартты. Шул сәбәпле Huawei смартфоннарында Android операция системасы эшләүдән туктаячак
Facebook һәм Googleдан тыш, Кытай концерны белән эшләүдән Google, Intel, Qualcomm, Xilinx һәм Broadcom Америка компанияләре, шулай ук ARM Британия корпорациясе дә баш тартты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/08/187726/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев