Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фатирларны җылыткан өчен яңа түләүләр килгәч, Әлмәттә "кайнар элемтә" эшли башлады

Ә Чаллыда, торак- коммуналь хезмәте өчен түләү квитанциясен алгач, шәһәр халкы социаль челтәрләрдә төркемнәргә берләшә башлаган.

" Фатирларны җылыткан өчен түләнергә тиешле бәянең кайдан алынуын, аның закон буенча дөресме-түгелме икәнен белер өчен без төркемнәргә берләштек,"- дип язалар социаль челтәрдәге бер төркемдә,- шулай ук идарә итү компаниясенең эше белән кәнәгать булмавыбызны да әйтәсебез килә." Чаллыда яшәүче берәү үзенә декабрь өчен  6500 сум түләү килүе, аның 4500е фатирны җылыткан өчен булуы турында социаль челтәрдә язып чыккан, шушындый ук хәлләр Әлмәттә дә булган.Декабрь ае өчен счет-фактура алгач, шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүләр күбәйгән.

11 гыйнварда  Әлмәттә "кайнар элемтә линиясе" эшли башлады. Кичке 5тән соң  сорауларны диспетчерга әйтеп, аралашу өчен телефон номерын калдырырга кирәк.

http://tatar-inform. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев