Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фатирлы булачаклар

Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы нигезендә, чиратта торучы 32 ветеранга шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов фатир алу өчен документ тапшырды. - "Ветераннарга - торак" федераль программасы дәвам итә. Закон буенча тиешле фатир ачкычлары сезгә соңрак, йорт төзелгәч тапшырылачак. Ә бүген шул программа нигезендә торак алу өчен рәсми субсидия кәгазьләрен тапшырабыз,...

Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы нигезендә, чиратта торучы 32 ветеранга шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов фатир алу өчен документ тапшырды.


- "Ветераннарга - торак" федераль программасы дәвам итә. Закон буенча тиешле фатир ачкычлары сезгә соңрак, йорт төзелгәч тапшырылачак. Ә бүген шул программа нигезендә торак алу өчен рәсми субсидия кәгазьләрен тапшырабыз, - диде ул.

Бу программа белән шөгыльләнүче Е. Романеева, үз чиратында, бирелгән субсидия кәгазьләре белән кая барырга, нишләргә кирәген аңлатып үтте.

Садриев урамы, 1 нче йорт - "Ветераннарга - торак" программасы буенча төзелә. Монда барлыгы - 18 фатир. Шуңа күрә фатирга жирәбә салынып, беренче 18 кеше билгеләнде, фатир номерлары сайлап алынды. Шушы көнгә субсидия кәгазьләре алучылардан кала, тагын 60 кеше фатирга чиратта тора икән. Калган 14 ветеран йорт номерларын соңрак алачак.

Программа нигезендә, торакны "Сарет" җәмгыяте төзи. Җәмгыять директоры Рафис Гәрәев шул программа нигезендә, Кошевой урамындагы әзер йорттан 2 бүлмәле фатир алу мөмкинлеге турында әйтеп үтте. Моның өчен билгеле бер сумманы өстәмә түләргә кирәк булачак.

Садриев урамы, 1 нче йортка фатир номеры алган Сәрия ападан хис-кичерешләре турында сораштым.

- Бүген фатир алырга улым белән Керкәледән килдем. Ветераннарны шулай хөрмәтләүләре өчен җирле хакимият җитәкчелегенә рәхмәт. Улыма әзер фатир булыр, Алла боерса, - диде Сәрия Бариева, кулындагы кәгазьгә ишарәләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев