Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Финиклар — алты бәладән дәва

Могҗиза көченә ия ризык - финиклар алты бәладән дәва.

Беренчедән, аның анемиядән ярдәме тия. Йөкле хатыннарга, балаларга гемоглобинны күтәрү өчен ул аеруча файдалы.

Икенчедән, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. Диарея яисә эч кату белән интегүчеләргә финикларны кичтән суга салып куеп, иртән шул суны эчеп куярга кирәк.

Өченчедән, финиклар артык калорияләрдән арындыра һәм ябыгырга теләүчеләр өчен бер дигән чара. Шулай да аның составында шикәр күп, шуңа да чамасын белеп ашарга кирәк.

Дүртенчедән, бу җимеш холестеринны нормада тотарга ярдәм итә. Ул кан юлларын "тазарта", тромб барлыкка килүдән саклый.

Бишенчедән, йөрәк авырулары, кан басымы күтәрелеп интегүчеләргә дә файдасы зур. Финикларның составында кан басымын нормага китерергә ярдәм итүче калий күп.
 
Алтынчыдан, финиклар инсульт барлыкка килү куркынычын киметә. Көн саен аз-азлап финиклар ашау бу чирнең барлыкка килү ихтималлыгын 40 процентка азайта, дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X