Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаҗәеп кызыклы, шул ук вакытта искиткеч җаваплы да һөнәр ияләре без, журналистлар

19 май – матбугат көне.

Күп йөрергә, кешеләр белән аралашырга туры килә. Кайчакта кызыклы гына хәлләргә дә очрыйсың. 
Монда башкачарак иде.  Нинди эшкә алынсаң да,  ул игътибарлык сорый. Ашыгып, кабаланып “ашка пешкән” чаклар да булмады түгел, булды. Шулай берсендә урамга атылып чыктым да, шофер егеткә:
-    Миңа “Модульга”кирәк,  дип боердым.
-    Промышленный  урамынамы?
-    Әйе,  шунда. Тизрәк барыйк, анда мине  көтәләр, - дидем аңа   ашыгырга кирәк икәнен искәртеп. 
    Газетка  алар оешмасы турында  мәкалә яздым, ә менә фотога төшерә алмыйча кайткан идем. Ул көнне ашыгыч рәвештә фотога төшерергә баруым иде.
Шофер мин бара торган юл белән түгел, уратып-уратып алып китте.
-    Миңа “Модуль”га кирәк иде, - дип кабатладым.
-    Промышленный  урамынамы?
-    Әйе.
-    Соң, шунда барабыз ич, -дип  мине тынычландырырга ашыкты  Володя. 
  Бер күзем кулымдагы  сәгатьтә, бөтен уем , ничек тә булса өлгерергә кирәк. Икенчесе- юлда. Бу егет дөрес бармый, дигән фикерләр белән көрәшәм һаман. Ниһаять,    бина янына килеп туктадык. Бу бина миңа таныш та шикелле, таныш түгел дә... 
-    Миңа калса, без дөрес килмәдек, - дип икеләндем.
-    Нигә дөрес булмасын? Әнә анда  “Модуль” дигән язу эленгән, укый белмисеңме әллә, - диде шофер егет.
-    Нәрсә, нәрсә яза-укый беләм, тик   теге көнне  монда  башкачарак иде, - дип һаман шикләнеп басып тордым.
-    Аптырама, син теге юлы башка ишектән кергән идең, бу юлы  сине икенче яклап китердем. Бинаның арткы өлешендә без, - диде. 
Сез чынлап та журналистмы? Шулай дигәч,  карышып тормадым, территориягә юнәлдем. И,и,   әле тикшерү пунктын да үтәсе бар икән бит. Гөнаһ шомлыгына каршы, кулымда фотоаппарттан кала,  бер документ та юк.Әйтеп торам ич, бик  ашыга идем.
-    Чибәр ханым кая бара?- дип  сакта торучы  абзый туктатты. 
-    Документларың кая, рөхсәтең бармы, - дип башымны әйләндерә  башлады.
-     “Модуль” га, мине  анда күптән көтәләр, зинһар, үткәрегез, - дидем.
-    Не положено! Документыгызны күрсәтегез!
-    Онытканмын шул. Кертегез инде, зинһар. Мине анда бик көтәләр, - дип ялвардым.
-    Ә сез алдамыйсызмы соң?
-    Юк инде, мин газеттан,  корреспондент. Фотога төшерәм дә китәм, - дип аңлатырга керештем. 
-    Тәк-к! Кем янына керәсең? Өлкән инженер кем?
Шундый вакытта фамилиясе дә искә төшми бит әле, каһәр.
-    Исеме Илшат, Илсур, Илнурмы шунда ...дип тезеп китүем булды.
-    Әйе, Илнур Вилсурович.  Ярый, үтегез, - дип, миңа капканы ачты. Тик алай да:
-    Карагыз әле, сез чынлап та журналистмы?  Мине алдамадыгызмы, - дип артымнан кычкырып калды.
Еленамы, Иринамы?  Үтүен үттем, тик кыр кадәрле террриториядә кая барырга белми аптырап, билләһи, ярты сәгать  чамасы, адашып  йөрдем. Үзем йөрим, үзем сөйләнәм: “ Теге юлы килгәндә монда башкача иде,  биналары мондый зур кебек тоелмаган иде. И шунда, үзем күргән-белгән ишектән генә йөрисе калган да дип, бер уфтандым, бер ярсыдым. Тагын күпме әйләнеп йөргән булыр идем әле,  каршыма бер хатын очрады. 
-    Миңа Илнур Вилсурович кирәк иде. Кайдан табып булыр икән, - дидем. 
  Ул мине җитәкләп аның кабинеты янына  алып килде. Аның бит бүлмәсе теге юлы бөтенләй башка,  беренче катта урнашкан иде, ә  бу юлы нигә әле  без икенче катка менәбез. Тагын аптырадым-йөдәдем.  Буш коридор, ябык бүлмәләр янында озак көттем инженерны. Көтә-көтә тагын ярты сәгать чамасы вакыт узды. Көтәрлегем калмагач,  коридорга чыктым да, теге хатынны күреп алып.
-    Күпме көтәргә була инде?! Мин бит монда уйнарга килмәдем, вакыт бара, кайда барысы да,  – дип ачулана ук башладым.
-    Сезнең ни йомыш иде соң, - дип сораштыра башлады ул.
-    “Заман сулышы”ннан  булам. Сезнең хезмәткәрләрне фотога төшерергә килдем. 
Аның бу хакта беренче тапкыр ишетүе иде, ахыры,  гаҗәпләнүе  йөзенә үк  чыкты.
-    8 нче март санына баш бухгалтерыгыз Еленаны язган идек. Яшь кенә ул. Әллә күрмәдегез, укымадыгыз? – дип “бәйләнә” башладым
-    Нинди Елена тагын? Бездә баш бухгалтер  Ирина бит, - диде тагын да аптырап.
-    Ничек  инде Ирина? Юк, Елена. Үзем килеп яздым, фотога төшердем.
-     Юк инде, ялгышасыз,  Ирина аның исеме.
-    Ак чәчле, мөлаем ханым Елена исемле иде, - дидем. 
-     Мин сездән яхшырак беләм, Ирина ,  - ди бу.
-     Бәракалла, Ирининаны Елена, дип яздым микән, дип борчыла башладым. Алай дисәң, исемен дөрес язмадың, дип утлы табада биеткән булырлар иде, дип тынычландырырга тырыштым үземне.
-    Юк, барыбер дә  Елена, ачык хәтерлим,  - дидем һаман үземнекен тукып.
-    Белмим, әлегә кадәр Ирина иде . Ак чәчлесе булса, анысы Марина инде. Тик  кай арада  баш бухгалтер итеп куйдылар икән, бер ишетмәдем, - дип сөйләнә-сөйләнә китеп барды.
Сезгә 7нче йорт кирәк. Бераздан  теге хатын кабат минем яныма килде:
-    Илнур Вилсурович әйтте, без газетка бернинди мәкалә дә бирмәдек һәм фотога да төшерергә чакырмадык .
-    Менә сиңа яңалык! Ничек  алай? Менә бит  мәкаләсе дә әзер, фотолар гына җитми, - дип кәгазь битендәге мәкаләне суздым. Ул күз йортып чыкты да:
-    И-ии. Сез  бөтенләй башка оешмага килеп эләккәнсез. Без дә “Модуль”, тик без бөтенләй башка юнәлеш белән  шөгыльләнәбез. Исемебез шундый, урамыбыз да бер үк. Безнең Промышленная урамы, 11 нче йорт. Ә сезгә 7нче йорт кирәк, дип сөйли-сөйли мине озатып җибәрде. 
... Ни еларга, ни көләргә белмәдем. Урамга чыктым да, теге оешманы эзләп киттем. Ә анда  мине көтеп  тәмам арыганнар иде...

Зилә Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев