Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гимназия укучысы Рияз яшь һөнәрчеләр чемпионатыннан алтын медаль белән кайтты

Шәһәребезнең 11нче гимназия укучысы Рияз Талипов Татарстанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) һөәнри осталыгының региональ чемпионатында җиңүче исеменә лаек булды, алтын медаль белән бүләкләнде.

 

Гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Рияз технология укытучысы Гөлнара Бирдина белән Алабуга шәһәрендә берничә көн дәвамында чемпионатта булып кайттылар. Ворлдскилс чемпионатында башта ике көн укулар, өйрәтүләр узган, ике көн конкурска багышланган. Рияз юниорлар арасында, ягъни яшүсмерләр арасында көч сынашкан. Үзе әйтүенчә, катнашучы укучылар 14 яшьтән 16 яшькә кадәр булган, барысы да әзерлекле, ди.

-    Җиңүем өчен шат. Шундый чемпионатта җиңү яулау – җиңел түгел. Укытучым Гөлнара Раифовнага рәхмәт. Алдан әзерләндек, тырыштык, - ди Рияз.

Ул “Технология укыту” компетенциясе буенча катнаша һәм алтын медальгә лаек була. Аларга конкурс барышында 3D-модельләштерү буенча квест ясарга кирәк була, конструкторлар ясап, аны 3Д-принтер аша чыгарып, экспертлар хөкеменә тәкъдим итәләр. Ул конструкторны ясау гына түгел әле, аның презентациясен дә эшләргә, ясарга кирәк була, ягъни син эшеңне ничек тәкъдим итәсең, ничек аңлата беләсең – шуларны да тикшергәннәр. Барлыгы 4 төрле бирем эшләргә туры килә.

Татарстанда региональ чемпионат 240 компетенция буенча республиканың 19 шәһәр-районнарында узды. Тагын 17 компетенция буенча өстәмә этаплар кысаларында булачак. Чемпионатның барлык 5 этабы буенча Татарстан җыелма командасы формалашачак.

Гимназия укучысы Рияз Талипов – тырыш егет. Төрле өлкәләр буенча кызыксына. Быел волейбол түгәрәгенә йөри башлаган. Әнисе Гүзәл Талипова әйтүенчә, гитарада үзлектән уйнарга өйрәнгән. “Шулай ук башка музыка коралларында да уйнарга өйрәнде. Ул бер генә юнәлешне алып, шуны берничә ел дәвам итә торган егет түгел. Ел саен төрле түгәрәкләргә языла да, төрлесен сынап карый”, - ди. Риязга компьютерда нидер ясау, эшләү җиңел бирелә, ягъни техник яктан да осталыгы бар, монысы әтисеннән күчкән, ди әнисе.
Узган ел Рияз Талиповны Лениногорск халык театры спектаклендә дә күрдек. Киләчәктә дә тагын да зуррак уңышларга ирешергә булсын.

Әлеге ворлдскилс чемпионатында Рияз Талиповтан тыш, 10нчы мәктәптән Роман Сыркин, Алмаз Хәмәдиев “Геокиңлекләр технологиясе” компетенциясе буенча юниорлар расында җиңү яуладылар. Лениногорск нефть техникумы студентлары Айнур Имамеев, Эмиль Нуритдинов, Ислам Шәвәлиев – шулай ук һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев