Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гражданнар сугышында катнашкан Александр Кондратьев истәлегенә һәйкәл Лениногорскида ачылды

Әлеге һәйкәл шәһәр һәм район ветераннар советы бинасы каршында урын алган.

 

Һәйкәл ачылу тантанасында ветераннар советы активы, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашты.

Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев кыскача кызылармияче турында, һәйкәл барлыкка килү тарихы турында сөйләде. 

Лениногорскиның Мактаулы гражданины Николай Степанов, рәссам Николай Карасев әлеге темага багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Кем соң ул Александр Кондратьев? Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев әйтүенчә, ветераннар советының яшь комсомолчы-кызылармияче Александр аша  гражданнар сугышының барлык данын, зурлыгын күрсәтәселәре килә. Александр – тумышы белән Санкт-Петербургтан. 1918 елның җәеннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. 235нче Невельск полкының хәрби комиссары була. 1918 елның 8 октябрендә булган яуда нык яралана, шулай да 10 октябрьдә иптәшләре белән разведкага барыр өчен көч таба. Пулемет белән иптәшләренең чигенүен каплый. Шунда аягы яралана. Үзенең соңгы сулышында да берничә ак гвардиячене юк итәргә өлгерә, үзенә дошман пулясы тия. Әлеге хәлләр безнең районда, шәһәрдән 8-10 км ераклыкта, Ивановкага бару юлында Ачык, ялан тау – Лысая гора дигән җирдә була.

Александр Александрович Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аны туган ягына – Санкт-Петербургның Богословск зиратына җирлиләр. Ул һәлак булган җирдә – тауда берничә ел элек металлдан стела куела, ләкин вандаллар явызлык эшли: стеланы йолкып алып китәләр.

Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев:

-    Гражданнар сугышы меңнәрчә кешеләрнең тормышын юк итте. Безгә бабайларыбыздан калган бер сабак бар: кардәшләрчә кан коешлардан да начары юк. Без төрле булсак та, без – бердәм, бер Россиядә яшибез. Әлеге һәйкәл Саша Кондратьев истәлегенә генә  түгел, Россиянең барлык улларына багышлана. Саша – үсеп килүче буын өчен патриотлык үрнәге булып тора, - ди.

Ветераннар советы “Тарихи хәтерләрне саклау” проекты белән грант откан. Әлеге грантның финанс средстволары һәм муниципалитетның хәйрия фонды ярдәмендә һәйкәл сафка баскан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев