Заман сулышы

Лениногорскида гражданнарны кабул итәчәкләр

24 апрель көнне 11.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре Башкарма комитетында (Кутузов ур., 1 йорт, 12 нче кабинет) гражданнарны кабул итү булачак.

Табигать саклау законнары мәсьәләләре буенча Татар табигать саклау районара прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк - Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов консультацияләр бирәчәкләр. Алдан язылу 8(8553) 33-03-26   яки 8(85595) 5-12-37 телефоны буенча.​

Республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: