Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гыйнвардан кайбер мобиль элемтәләр кыйммәтләнә

Россия кәрәзле элемтә операторлары үз хезмәтләренә бәяләр арту турында хәбәр итте. «Вымпелком», «Мегафон» һәм «Тele2» компанияләре үз клиентларын 2019 елның 1 гыйнварыннан мобиль элемтә хезмәтләре бәясен күтәрү турында кисәтте, дип хәбәр итә «РИА Новости»агентлыгы.

«Вымпелком» («Билайн» сәүдә маркасы) үз сайтында 1 гыйнвардан алып соңрак һәм алдан түләү тарифлары планнарында үзгәрешләр, соңрак түләү операцияләрендә, шулай ук кайбер халыкара юнәлешләр буенча тарифларда һәм операцияләрдә шалтырату бәяләре турында хәбәр урнаштырган.
«МегаФон» компаниясе абонентларга 2019 елның 1 гыйнварыннан НДС ставкасы 19 проценттан 20 процентка кадәр артачагы турында мәгълүмат биргән. Оператор бәяне 9 гыйнварда яңартырга вәгъдә итә.
Tele2 тариф планнарының бер өлеше параметрларын 1 гыйнвардан үзгәртәчәк. Компаниядә, абонент түләвен арттыру базардагы, тармак һәм икътисадтагы вәзгыятьнең үзгәрүен исәпкә алырга туры килә, дип аңлаттылар.
Әлегә тарифлар арту турында МТС компаниясе генә белдермәде.

 

Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: