Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хокукларыңнан тулысынча файдалан!

Халык белән даими элемтәдә тору, бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле сорауларны көн саен чишү - "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең өстенлекле эш юнәлеше. Җәй дәвамында иминиятләштерелгәннәр хокукын яклау һәм мәҗбүри медицина страховкасы бүлеге белгечләре Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Зеленодольск, Чистай шәһәрләрендә яшәүчеләр белән информацион эш алып бара. Акция барышында...

Халык белән даими элемтәдә тору, бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле сорауларны көн саен чишү - "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең өстенлекле эш юнәлеше.

Җәй дәвамында иминиятләштерелгәннәр хокукын яклау һәм мәҗбүри медицина страховкасы бүлеге белгечләре Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Зеленодольск, Чистай шәһәрләрендә яшәүчеләр белән информацион эш алып бара. Акция барышында алар пациентлар белән аралаша, мәҗбүри медицина страховкасы системасында иминиятләштерелүчеләрнең хокукы турында белешмәләр тарата. "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының мәҗбүри медицина страховкасы буенча урынбасары Вячеслав Коваль сүзләренчә, поликлиникага йөрүчеләр акцияне яхшы кабул итә, элемтәгә бик теләп керә, пациентларның хокукы буенча күп сораулар бирә. "Без барлык сорауларга да тулы итеп җавап бирергә, мөмкин булганда проблемалы ситуацияләрне урында хәл итәргә тырышабыз, киләчәктә иминиятләштерелгән клиентларыбыз үз хокукларын белсен һәм максималь файдалансын"- ди В.Коваль.
Пациентларга анкеталаштыруда катнашу мөмкинлеге тудырыла: алар медицина учреждениесендә күрсәтелгән хезмәт, дәвалаучы табибларның пациентларга мөнәсәбәте турында үз фикерен әйтә ала. Иминиятләштерелгәннәр хокукын яклау буенча хезмәткәрләр, кулда ОМС полисы була торып, медицина хезмәтләре өчен түләргә туры килү-килмәвен, медицина ярдәме күрсәтүдә каршы килү очраклары белән очрашу-очрашмауларын ачыклый.
"Иминиятләштерелгәннәр, кызганыч ки, түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдә туган бәхәсле очракларда кая, кемгә мөрәҗәгать итәсен белеп бетерми. Акция дәвамында иминият компаниясе хезмәткәрләре поликлиника пациентларына медицина ярдәме алганда шәхси хокуклар һәм мәнфәгатьләрне яклау турында белешмә-консультация генә биреп калмый, ә мөстәкыйль һәм актив рәвештә инициатива күрсәтергә, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең тәүлек буе эшләүче элемтә үзәгенә 8 800 100 03 30 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра. Шалтырату теләсә нинди телефоннан да бушлай",- ди В.Коваль. Һәр көн саен элемтә үзәге белгечләре иминиятләштерелгән кешеләрнең сорауларына җавап бирә, килеп туган ситуацияне профессиональ рәвештә бәяләргә ярдәм итә. Халык мөрәҗәгате көн саен арта. Иминиятләштерелгәннәр хокукын яклау буенча информацион акцияләрне "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе киләчәктә дә үткәрергә планлаштыра.
"АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" ҖЧҖ Лениногорск филиалы адресы: Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 26 нчы йорт
Телефоннары: 5-37-37, 5-37-57
Тәүлек әйләнәсе эшләүче элемтә үзәге 8 800 100 03 30
Шалтырату теләсә нинди телефоннан бушлай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ак Барс Мед