Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң матур котлаулар!

Игътибар, сайтыбызда яңа рубрика ачылды - Иң матур котлау текстлары. Биредә төрле темаларга котлау текстлары урнаштырылачак, рәхәтләнеп кулланыгыз.

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-саламатлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

    Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –
    Нинди бәхет бит ул дөньяда.
    Шатлыкларың булса – уртак була,
    Кайгыларың булса – югала.

    Уйлама әле, картаям, дип,
    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
    Урыннарың булсын гел түрдә
.

* * *
Сабыр, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерлебез! Сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, ак бәхетләр белән тулы тормышта сөенеп, якыннарыңның җылысын тоеп, игелекләрен күреп, рәхәтлектә яшәвеңне телибез.

* * *

Сезне олы бәйрәмегез – 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җаваплы эшегездә зур уңышлар телибез. Бәрәкәтле мул тормышта, куйган хезмәтегезнең, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, хәерле озын гомер кичерергә язсын.

* * *
Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең белән чын күңелебездән, ихластан котлыйбыз. Сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез, бәхетле көннәр, җизни белән пар канатлар булып, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез.

    Ал син бездән тәбрик сүзен –
    Шушы булсын олы бүләкләр.
    Тыныч, тигез тормыш, гел шат яшәү,
    Озын гомер – безнең теләкләр.

    Юлларыңа киртә очраса да,
    Тирән упкыннарга юлыкма.
    Һәрчак сиңа ярдәм итәрлек
    Туганнарың барын онытма.

* * *
Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр, шатлык-куанычлар, уңышлар теләп калабыз.

    Уңышны юлдаш итәсең
    Үрләргә менгән чакта.
    Кулыннан алтын коела
    Дияләр синең хакта.

    Уңган, булган чын ирләргә
    Язмыш та булмый кырыс.
    Юбилейда изге теләк:
    Саулыгың булсын корыч.

 

 

http://baltaci.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев