Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова: "Бәхетлеләр идек без"

Бала чакта өйгә ашарга да алып кереп булмый иде безне, ә хәзер балаларны һава суларга да урамга чыгарып булмый, кайталар да компьютер каршына утыралар. Минем малай, бәләкәй чагымны сөйләсәм, шаркылдап көлә, «Бәхетсез булгансың», - ди. Бәхетсез дип инде... Шундый кызык булып хәтердә калган балачак, ичмасам, искә төшереп сөйләрлеге бар. Әби...

Бала чакта өйгә ашарга да алып кереп булмый иде безне, ә хәзер балаларны һава суларга да урамга чыгарып булмый, кайталар да компьютер каршына утыралар.
Минем малай, бәләкәй чагымны сөйләсәм, шаркылдап көлә, «Бәхетсез булгансың», - ди. Бәхетсез дип инде... Шундый кызык булып хәтердә калган балачак, ичмасам, искә төшереп сөйләрлеге бар. Әби мичтә пешкән ипине сындырып алып, өстенә шикәр комы сибеп тоттыра иде дә чыгып чаба идек. Әле кайвакыт кайнатма да эләгә. Урамда ничә бала бар - бөтенебездә бер төрле «деликатес». Шуны бер генә тешләп карап... җиргә төшереп җибәрәсең дә... туфрагы белән шатыр‑шотыр китереп ашыйсың.
Әти капка төбенә бер трактор ком алып кайтып бушата иде. Урам балалары шунда җыела. Бер якта малайлар машина-машина уйный, ә без - кызлар - икенче якта ватык стакан кыйпылчыклары астына чәчәк тыгып калдырып, комга күмәбез, комнан пирожкилар «пешерәбез»... Әле ул ватык савыт‑саба кыйпылчыкларын авылның икенче башындагы чүплектән җыеп кайтасың бит. Кар эреп бетү белән, җирдә казына башлый идек, кулдагы «чеби»ләрнең ничек әрнегәне бүген дә истә.
Ә кыш көннәрен хәтерлисезме? Нишләптер без бәләкәй чакта кары да күп була иде аның. Киез итек тулы кар. Әтинең тирес түгә торган калай тазына утырып чана шуасың, Кар бабай ясыйсың... Кып‑кызыл булып арып‑талып кайтып керә идек караңгы төшкәч. Иң кызыгы шунда - беребез дә чирләп ятмый. Хәзерге балалар кебек минут саен кул юу дигән нәрсә дә юк иде. Ул вакытта кем җиләк-җимешне юып ашаган, велосипедта чапканда, кем махсус костюм кигән?! Шуның белән бәхетле дә идек инде без...
Илсөя Бәдретдинова
http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/12845-ils%D3%A9ya-b%D3%99dretdinova-b%D3%99hetlel%D3%99r-idek-bez.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильсия бадретдинова