Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова: Мескен авыл кызын алдау берни тормый

Илсөя Бәдретдинова улы Нариман белән үткәргән ялын бушка уздырмый - үзе белән ниләр булганын язып тора. Үзенең ничек алдануы турында хәбәр элгән. 2 көн элек ул: "Ниндидер кошларның брачный периоды монда. Үзәк өзгеч итеп кычкырышалар. Оят та юк, чама да юк. Бик мәхәббәтле кошлар", - дигән хәбәр элгән иде. Икенче...

Илсөя Бәдретдинова улы Нариман белән үткәргән ялын бушка уздырмый - үзе белән ниләр булганын язып тора. Үзенең ничек алдануы турында хәбәр элгән.

2 көн элек ул: "Ниндидер кошларның брачный периоды монда. Үзәк өзгеч итеп кычкырышалар. Оят та юк, чама да юк. Бик мәхәббәтле кошлар", - дигән хәбәр элгән иде.

Икенче көнне ул бу тавыш чыгаручы җан ияләренең кошлар түгел, цикада дип аталучы чебеннәр булуын белгән. "Мескен авыл кызын алдау берни тормый инде. Кичә берәү утырып: "Кошларның брачный периоды монда, шуңа кычкыралар", - диде. Мин җүләр, төне буе шуларга күңелем белән көч биреп яттым! Ә ул... чебен булып чыкты. Дөресрәге, чебеннәәәр. Тиресен салганда шундый тавыш чыгаралар икән", - дип язган ул.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев