Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иркә сәхнәдән китәргә уйлыймы?!

Эстраданың танылган җырчысы Иркәнең "Вконтакте" челтәрендә әллә ничә ялган бите һәм төркеме булса да, бары тик бер генә официаль төркеме бар иде. Анда җырчының иҗатындагы һәм шәхси тормышындагы иң кайнар яңалыклары белән танышып булды. Әмма Иркәнең теләге буенча ул төркемне япканнар. Җырчының иҗатына үлеп гашыйк булучылар тәмам борчылып, безгә мөрәҗәгать...

Эстраданың танылган җырчысы Иркәнең "Вконтакте" челтәрендә әллә ничә ялган бите һәм төркеме булса да, бары тик бер генә официаль төркеме бар иде. Анда җырчының иҗатындагы һәм шәхси тормышындагы иң кайнар яңалыклары белән танышып булды. Әмма Иркәнең теләге буенча ул төркемне япканнар.
Җырчының иҗатына үлеп гашыйк булучылар тәмам борчылып, безгә мөрәҗәгать итте. "Интернеттан Иркәнең видеоязмалары һәм җырлары алынды, инде хәзер төркемен яптылар. Бу төркем Иркә белән бердәнбер элемтә иде. Тамашачы аның иҗатын кайдан күзәтергә тиеш? Әллә Иркә бөтенләй сәхнәдән китәргә уйлыймы?" - дип язды безгә укучыларыбыз.
Intertat.ru хәбәрчесе Иркә белән элемтәгә керде, әмма җырчы әлегә бу хакта комментарий бирүдән баш тартты. Официаль төркемендә исә: "Кадерле дуслар! Төркем Иркәнең теләге белән ябыла. Төркемнең тормышында актив катнашуыгыз һәм озак еллар дәвамында безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт!" - диелгән иде.
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/51287-irk%D3%99-s%D3%99hn%D3%99d%D3%99n-kit%D3%99rg%D3%99-uylyiymyi?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: певица ИРКЭ певица