Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәктән язалар: Җырлаттылар да, елаттылар да

Иске Иштирәк мәдәният йортында, өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм үткәрелде. Аны әле күптән түгел генә сәнгать җитәкчесе вазыйфасын алып баручы Гөлшат Гиззятова оештырды.

Аз вакыт аралыгында ул менә дигән үзешчәннәр коллективы туплап өлгергән.    Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов котлады. Ул үзенең иң изге теләкләрен җиткерде: саулык, сәламәтлек, хәерле, озын, бәрәкәтле гомер теләде.
    Аннан берсеннән-берсе үзгә, моңлы, беркемгә дә тиңнәр булмастай тавышлары белән Гүзәлия апа Гиззятова, Миләүшә Ханиева чыгышын тыңладык. Гөлшат үзе дә моңлы, нәфис  тавышы белән  тамашачыны шаккатырды.  Рәдиф Борханов улы Илфат белән татар халык биюен башкарганда сәхнә дер селкенеп торды. Көчле алкышлар аларның оста биюләренә  нәтиҗә буларак яңгырады. Авылыбызның нәфис сүз остасы да бар икән. Гамир абый Шәңгәрәев мәзәкләр сөйләп, үзе иҗат иткән шигырьләрен укыгач, әбиләрнең күзендә яшь тамчылары ялтырады. Залга төшеп, тамашачылар белән педагогик ситуацияләр чишү күпләрнең күңеленә хуш килде. Авылыбызның мөхтәрәм өлкәннәре үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен бирделәр. Светлана Шакирова җитәкләгән “Танцевальный фейерверк” төркеме биючеләре нәни генә булсалар да, остарып җиткәннәр. Чыгыш ясаган саен үзләренең яңадан-яңа биюләре белән шатландыралар.
   Концертны әниле-кызлы Гүзәлия апа белән Гөлшат  Гиззятовалар йомгаклады. Алар җырлаганда, чыннан да, күңел кыллары тибрәлде. Моң чишмәләрегез саекмасын, алдагы көннәрдә дә матур җырларыгызны шыгрым тулы зал тамашачы белән тыңларга насыйп булсын.


Гөлнара Минһаҗева

Фото:https://pixabay.com/ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Татнефть"