Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер кызы Динара белән әңгәмә (+ видео)

Иске Шөгер кызы Динара Гумилевскаяның (кыз фамилиясе Сәйфетдинова) җыр язып, клип төшерүе, аның телеэкраннардан күрсәтелүе күпләрне гаҗәпләндерде. Үзе бу хакта ни уйлый? Киләчәккә планнары нинди? Шуны белер өчен үзе белән сөйләшеп алдык. - Динара, һөнәреңә караганда син җыр-моң сәнгатеннән ерак булырга тиеш кебек. Яшеренеп яткан сәләтең ачылган түгелме? - Җыр...

Иске Шөгер кызы Динара Гумилевскаяның (кыз фамилиясе Сәйфетдинова) җыр язып, клип төшерүе, аның телеэкраннардан күрсәтелүе күпләрне гаҗәпләндерде. Үзе бу хакта ни уйлый? Киләчәккә планнары нинди? Шуны белер өчен үзе белән сөйләшеп алдык.
- Динара, һөнәреңә караганда син җыр-моң сәнгатеннән ерак булырга тиеш кебек. Яшеренеп яткан сәләтең ачылган түгелме?
- Җыр язу, җырчы булу хыялы юк иде, дип әйтсәм ялгыш булыр. Мәктәптә укыганда җырлаштыра идем, институтта белем алганда да төрле чараларда гел катнаштым. Һәрбер кешенең дә хыяллары иртәме-соңмы тормышка ашарга тиеш дип саныйм.
- Җыр язу теләге ничек, кайчан туды?
- Әлеге "Бәгырьләрем" дигән җырны иҗат итү максаты - әти белән әнинең бергә яшәүләренә 30 ел тулу уңаеннан - энҗе туйларына истәлекле бүләк, дөресрәге, гадәти булмаган сюрприз әзерләү иде. Шул рәвешле аларга көндәлек тормышта әйтмәгән рәхмәт сүзләрен җыр аша җиткерәсем килде. Март айларында аның сүзләре әзер иде инде. Көй язучы гына табасы калды. Ирем янып-көеп йөргәнне күреп: "Минем белән армиядә хезмәт иткән Уфа егете Маратның абыйсы җырчы Айдар Галимовка көйләр яза икән бит, әллә аңа мөрәҗәгать итеп карыйсыңмы", диде. Интернет аша эзләп таптык ул әйткән композитор - Ленар Бикмурзинны, телефон аша сөйләштек. Шигырьне җибәргәч, була, диде. Җыр өлгергәч, Уфага студиягә барып яздырып та кайттым.
- Чыннан да сюрприз булдымы соң ул?
- Әйе. Сентябрь башында әти белән әнинең туй юбилейларын уздыру мәҗлесенә җыелгач: "Безнең сезгә үзем иҗат иткән музыкаль бүләгебез бар", дип аудиоязманы тыңлаттым, аннан үзем дә җырладым. Бөтенесе өчен дә көтелмәгән бүләк булгач, әни шатлыгыннан елый башлады, әбиләр дә бик куанды.
- Аннан җырыңа клип та төшерергә уйладыңмы?
- Сюрприз килеп чыкканнан соң, истәлек өчен гаилә архивында видеоязмасы да калсын дип, клип төшерү уе керде бит. Интернетта аны төшерүчеләрне эзли башладым. Берничә җырчының клибын ошатып, аның авторларына мөрәҗәгать итеп караган идем, бәяләре бик кыйммәт булып чыкты. Аннан Ришат Төхвәтуллин, Илназ Гарипов һәм башка танылган җырчыларга клип төшергән режиссер Азат Садыйковка мөрәҗәгать иттем. Ул: "Киләбез, төшерәбез", дип вәгъдә итте. Нәтиҗәдә, Шөгергә аның кул астында эшләүче ике егет килеп, төшерде. Дөрес, монтажны Азат үзе ясады.
- Һәр клип ниндидер бер сюжетка корылган бит әле...
- Аны яздыру уе туу белән күз алдыма, иң беренче чиратта, атлар килеп басты. Әтинең атлар үрчетүен күрсәтү иде. Аннары аның атларны чабышларда катнаштыру теләге зур. Ул да чагылды. Моның өчен махсус борчаклы күлмәк тектердем. Клипны өч көн дәвамында - Иске Шөгер урманында, әтинең атлары янында кырда, Мөэмин-Каратай юлы буендагы урманда, "Бәкер" шифаханәсе янындагы күл буенда, үзебез үскән йорт ишегалдында - ике әби, сеңелем Диананың гаиләсе һәм үзебезнең гаилә катнашында төшердек. Әти-әниемә багышланган җыр булганга, төп геройлары, әлбәттә, алар булды. Җыеп кына әйткәндә, клип нигезендә безнең гаиләнең бердәм булып, тату тормышта, оныкларын сөеп яшәве ята.
- Клип үзеңә ошадымы соң?
- Уемда ул әз генә башкачарак булса да, беренче иҗат җимешем ошый.
- Кечкенә кызың Сафия әнисенең җырын тыңларга яратадыр инде?
- Машинага утыру белән шул җырны куярга куша. Телевизордан караганда, бик шатлана инде. Ул бит анда үзен дә күрә.
Әңгәмәнең тулырак вариантын "Заман сулышы" газетының 85 нче номер саныннан укый аласыз.

Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: динара гумилевская

2
X