Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“IT-чемпион” бәйгесендә җиңүчегә – IPhone 6S биреләчәк

Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак... "30 ноябрьдә "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына да нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителәчәк. Бу - конкурс барышында иң күп балл туплаган яшүсмерләр. Шул ук вакытта укучылар...

Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак...
"30 ноябрьдә "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына да нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителәчәк. Бу - конкурс барышында иң күп балл туплаган яшүсмерләр. Шул ук вакытта укучылар үз балларын истәлекле бүләкләргә дә алыштыра ала. Болар - рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, хәтта мәктәп формасына кадәр бар", - дип ассызыклый оештыручылар.
2015 елның 1 сентябреннән "IT-чемпион" бәйгесендә яңа номинация игълан ителде. Хәзер бу мәртәбәле бәйгедә мәктәп укучылары гына түгел, өлкәннәр дә катнаша ала. Татарстан дәүләт порталыннан кулланган һәр кешегә махсус баллар өстәлә. Иң күп балл җыйган татарстанлылар смартфон, планшет ота яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтара ала.
Бу номинациядә конкурс 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче урын яулаган кешегә IPhone 6S смартфонын вәгъдә итәләр.
Икенче-өченче урын яулаган затлар планшет белән бүләкләнәчәк. Ә менә 4-6 урын алган кешеләргә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән акчалары кире кайтарыла. Тик бу сумма 10 мең сумнан артырга тиеш түгел", - дип белдерәләр конкурсны оештыручылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрь көнне уздырылачак.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/51112.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аи ти чемпион 2015