Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җитештерүче йомырканы тартмага тугызны гына куеп сатуга чыгаруларына аңлатма биргән

Twitter социаль челтәрендә әлеге уңайдан дөнья күргән фото җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапкан.

Удмуртиянең "Вараксино" кошчылык фабрикасында йомырканы тартмага, гадәткә кергәнчә, унны түгел, ә тугызны гына куеп сатуга чыгаруларына аңлатма биргәннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Twitter социаль челтәрендә әлеге уңайдан дөнья күргән фото җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапкан. Челтәрдән файдаланучылар кызып-кызып шушы яңалык хакында фикер алыша: яңа тартма кемгәдер ошаса, икенчеләре көлә генә.

"Вараксино»" кошчылык фабрикасында исә моны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кулланылган маркетинг алымы дип аңлатканнар.

"Моннан тыш, без йомырканы классик тартмаларда да (ун һәм егерме данә) сатуга чыгарабыз", - дигән кошчылык фабрикасы вәкиле РИА Новости агентлыгына.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178617/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев