Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җитәкчеләрнең акчаларын саныйбыз: кем күпме эшли? [+ИНФОГРАФИКА]

Дәүләт хезмәткәрләре 2016 елга керем декларацияләрен тапшырды. Кеше акчасын санарга ярамый, диме әле халык мәкале? Анысы шулай, кеше акчасында кемнең ни эше бар. Тик менә сүз түрәләрнең еллык кереме турында барганда, үзеннән-үзе саныйсы килә башлый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов салым хезмәтенә тапшырган еллык керем декларациясе нәтиҗәләре буенча, 2016 елда 7,5...

Дәүләт хезмәткәрләре 2016 елга керем декларацияләрен тапшырды. Кеше акчасын санарга ярамый, диме әле халык мәкале? Анысы шулай, кеше акчасында кемнең ни эше бар. Тик менә сүз түрәләрнең еллык кереме турында барганда, үзеннән-үзе саныйсы килә башлый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов салым хезмәтенә тапшырган еллык керем декларациясе нәтиҗәләре буенча, 2016 елда 7,5 миллион сум акча эшләгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сумма 24 процентка күбрәк булса да, тормыш иптәшенекен куып тота алмаган. Гөлсинә ханымның былтыргы кереме - 2,35 миллиард сум. Аның исемендә шактый күчемсез милек исәпләнә: 263,2 квадрат метрлы торак йорт, 414 квадрат метр һәм 1776 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлекләре, кунак йорты, Берләшкән Гарәп Әмирлегендә мирас буенча калган фатир, парковка урыннары...

Гомумән, 2016 елга керем турында тапшырылган декларацияләр буенча күп җитәкчеләрнең хатыннары үзләренә караганда күбрәк акча эшләгән. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министры Рафис Хәбибуллин үзе 3,2 миллион сум гына керем алса, хатыны гаилә бюджетына 41 миллион сум өстәгән.

Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр ике тапкырга диярлек азрак акча эшләгән - 3,57 миллион сум. Аның каравы, хатыны 7,8 миллион сум керем алган, Audi машинасын Mercedes-Benzка алыштырган. Сүз уңаеннан, Әсгать Сәфәровның хатыны да BMWдан Lexusка күчкән. Президент аппараты җитәкчесе былтыр 9,2 миллион сум акча эшләгән.
Президентның ярдәмчеләренә килгәндә, Олеся Балтусова 4 миллион сумга якын акча эшләсә, Наталия Фишманның хезмәт хакы сер булып кала. Ул үз вазифаларын штаттан тыш хезмәткәр буларак башкара, дип яза «Бизнес онлайн».

Министрлар арасында иң күп акча эшләүче - Артем Здунов, икътисад министры. Ул ел дәвамында 8,5 миллион сум керем алган. 2015 елда 6,2 миллион булган. Былтыр министрның милкенә ике җир кишәрлеге өстәлгән. Ә менә сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның кереме, алдагы ел белән чагыштырганда, шактыйга кимегән. 2015 елда 29 миллион сум булса, 2016 елда 6,7 миллион сум гына. Югыйсә, милкендә дә әллә ни үзгәреш тә күзәтелми, шәхси тормышы да элеккечә - өйләнмәгән, баласы бар.

Алексей Песошин исә быел беренче тапкыр премьер-министр буларак керемнәре турында хисап тотты. Югыйсә, ел дәвамында ул премьер-министр урынбасары хезмәт хакын алып эшләде. Нәтиҗәдә, былтыр ул 4,3 миллион сум акча алган. Гаилә керемен 1,2 миллион сум белән Казан башкарма комитетында эшләүче хатыны Лариса Песошина тулыландыра. Песошинның милкендә фатир, «Стингрей» көймәсе, «Тохатсу» моторлы көймәсе исәпләнә. Хатыны исеменә ике җир кишәрлеге, торак йорт һәм фатир теркәлгән. Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев исә былтыр 8,5 миллион сум акча эшләгән. Еллык керем турындагы декларация буенча хатыны 2016 елда бер тиен дә эшләмәгән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев