Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ИВАН-ЧӘЙ генә димәгез...

19 гасырда Копор чәен (Иван-чәй) купецлар зур күләмдә Европага сатканнар һәм ул анда бик югары бәяләнгән. Безнең ерак әби-бабаларыбызның да өстәл артына утырып һинд чәе эчү мөмкинлеге булмаган,үзләре яшәгән тирәдә үскән үләннәрне кулланган.

Безнең якларда Иван – чәй рәхәтләнеп үсә, димәк аны җыеп, үзебез ясаган файдалы чәй эчү мөмкинлеге дә бар дигән сүз. 

1. Үсемлекнең яфраклы һәм чәчәкле өлеше кирәк. Алар тиз сына, 5-10 минутта бер кочак җыярга мөмкин.

2. Җиңелчә шиңсен өчен 12-20 сәгатькә (тәүлектән дә артмасын!) коры һәм ышык урынга куярга. Иң мөһиме – артык кибеп китмәсен! Аларда ферментация өчен сок калырга тиеш. Киптергәндә ботаклары белән калдырыгыз, яфракларын аермагыз.

3.  Аннары яфракларын һәм чәчәкләрен сабактан сыдырып алырга.

 

4. Аларны уч табаннарында көч белән ышкырга. Күзәнәкләре шартлап, юешләнеп ферментация процессы башланырлык булсын. Яфраклар сок чыгара һәм карала. Эмаль яки керамика савытка йодрык белән баскалап тыгызлап урнаштырырга һәм юеш сөлге белән каплап, 25-27 градуслы урынга 20-24 сәгатькә калдырырга. Ферментация процессын исе буенча контрольдә тотарга мөмкин, гадәти үлән исе урынына үзгә, кәнфитле ис килә башлый.

5. Әзер массаны табага салып, 100-150 градуслы мичтә якынча 40 минут киптерергә. Бутап торырга онытмаска. Әзер чәй кара-көрән төскә керә. 

Калган дымы чыгып бетсен өчен берникадәр вакыт җәеп тотарга һәм саклау өчен савытларга урнаштырырга.
Копор яки Иван-чәе әзер. Тәмле булсын!   

Фото:https://pixabay.com

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев