Заман сулышы

Кар эри – үлән яна

Бик тиздән урман-кырларда кар катламы эреп бетәр һәм урман янгыннары куркынычы туар. Урманнарда янгын чыгуга төп сәбәп - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм җавапсыз карашы. Куркыныч аеруча зур булган сезонда да алар ут белән сак эш итәргә кирәклеген исәпкә алмыйлар. Урманнарда ялкын дөрләп китмәсен өчен берничә гади генә кагыйдәне үтәү дә җитә:...

Бик тиздән урман-кырларда кар катламы эреп бетәр һәм урман янгыннары куркынычы туар.


Реклама

Урманнарда янгын чыгуга төп сәбәп - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм җавапсыз карашы. Куркыныч аеруча зур булган сезонда да алар ут белән сак эш итәргә кирәклеген исәпкә алмыйлар. Урманнарда ялкын дөрләп китмәсен өчен берничә гади генә кагыйдәне үтәү дә җитә:

- ылыслы яшь агачлар үсә торган урманнарда, торфлы урыннарда, коры үлән күп булган җирләрдә, агач ябалдашлары астында, шулай ук моңа кадәр уттан зыян күргән урман аланнарында учак кабызырга ярамый;
- үзегездән соң буш шешәләр, пыяла кисәкләре калдырмагыз, алар линза кебек, ут чыгуга сәбәп булалар;
- агач төпләрендә, урман аланнарында коры үләннәрне, басуларда коры камылларны яндырмагыз;
- янгын дөрләгән урманнардан ут корылмаларга (яисә - киресенчә) күчмәсен өчен торак пунктлар белән урман буйлары арасын, бакча ширкәтләре тирәсен сөреп куярга, коры үләннәрне, чүп-чарларны җыеп алырга кирәк;
- ут чыганакларын вакытында күреп алу өчен тәүлек әйләнәсенә күзәтчелек итүне оештырыгыз;
- урман белән янәшә урнашкан торак йортларда, бакчаларда һәр-вакыт су запасы булырга тиеш.
Шунысын да онытмыйк: язгы янгыннарда гаеплеләр (коры үлән яндыручылар) административ җаваплылыкка тартылалар. Әлеге гамәл өчен гражданнарга салынган штраф күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр җитә.
Алда - язгы өмәләр. Тәртип, чисталык салу - һәркемнең бурычы. Ләкин чисталык урнаштырганда йөзләгән мең кечкенә җан ияләренең һәлак ителүенә юл куймыйк! Табигать - безнең уртак йортыбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: трава
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: