Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Карабашта яңа мәчет ачыла

26 июньдә Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы сайты. Революциягә кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике...

26 июньдә Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы сайты.
Революциягә кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике мәчетле булырга әзерләнә.
Узган ел рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт "Карабаш тәҗвиде" белән данлыклы Карабаш авылында булган. Ул җирлектәге имамнар белән бергә иске мәчетне карап, биредә икенде намазын укыган. Аннары дин әһелләре авылда яңа төзелә торган мәчет нигезенә дә дога кылганнар. Бер елдан соң, рамазан ае алдыннан яңа таш мәчет ишекләрен ача. Иман йорты иганәчеләр, авыл халкы ярдәмендә төзелгән.
"Карабаш тәҗвиде"н имам Габдрахман Карабаши язган. Бу китап татар халкының чит илләрдә-җирләрдә таралган һәм төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан рухи мирас ядкаре булып тора.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мечеть