Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Каранга – юл, Тимәшкә – чишмә, шәһәргә – светофор кирәк

Бер көндә "Халык контроле" порталына, җитешсезлекләрне бетерүне сорап, 35 хәбәр юллый алыр идегезме? Лениногорскилы берәү моны эшләгән. Шунысы кызыклы: әлеге шикаятьләр - шәһәрнең төрле почмакларыннан. Александр исемле берәү барлык җитешсезлекләрне карап чыккан да, утыз биш хәбәрне 2 сентябрь көнне тезеп чыккан, ахрысы. Шулай ук ул башка көннәрне дә буш тормаган,...

Бер көндә "Халык контроле" порталына, җитешсезлекләрне бетерүне сорап, 35 хәбәр юллый алыр идегезме? Лениногорскилы берәү моны эшләгән.


Шунысы кызыклы: әлеге шикаятьләр - шәһәрнең төрле почмакларыннан. Александр исемле берәү барлык җитешсезлекләрне карап чыккан да, утыз биш хәбәрне 2 сентябрь көнне тезеп чыккан, ахрысы. Шулай ук ул башка көннәрне дә буш тормаган, проблемаларны күрсәткән.
Бер генә вак-төякне дә күз уңыннан ычкындырмаган, мәсәлән, Степная урамы, 19 нчы йортның арткы ягында юлда зур чокырлар барлыкка килгән, юлны ремонтларга кирәк, дигән. Тик Степная урамында яшәүчеләргә киләсе елга кадәр шундый чокырдан йөрергә туры киләчәк, башкарма комитет җавабыннан күренгәнчә, ул участокка асфальтны 2016 елда җәяргә планлаштыралар.
Александр Тукай урамындагы 13 нче йорт территориясеннән чыкканда бордюр юклыгын да күргән, порталда ул территория 2016 елда төзекләндереләчәк дигән җавап тора. «Халык контроле» ярдәмендә Кутузов урамы, 25 «А» йортындагы, ягъни хатын-кызлар консультациясе бинасы түбәсеннән төшеп торган металл конструкцияләр дә алынган.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 69 нчы номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, Гүзәлия Нигүмәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: народный контроль