Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Картлык буенча пенсия билгеләү сораулары

Пенсия фонды идарәсе картлык буенча пенсия билгеләү соравы буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә дип искәртә. Бу сезгә пенсия вакытын билгеләргә ярдәм итәчәк. Бу эшне бер ел алдан башларга кирәк.

Пенсия фонды белгечләре әүвәл сезнең документларыгызны барлый, кирәкле сораулар буенча консультация үткәрә.Әгәр дә берәр документыгыз җитмәсә, сезне тиешле оешмаларга җибәрәләр. Сез эш урыныннан, архивтан, эш стажы, хезмәт хакы турында белешмәләр алып киләсез. Бу мәгълүматны вакытында алып килсәгез, пенсия вакытын да, пенсия алуны да вакытында билгелиләр.

Гражданнар үзләре пенсия билгеләү турындагы гаризаны пенсия вакыты җиткәнче, бер ай алдан яза алалар. Ул гаризаны Пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинетта да калдыра ала.

Шулай ук вакытында билгеләнгән пенсиягә кушып социаль түләүләр дә санала. Картлык буенча пенсияне билгеләү өчен кирәкле документлар:

-паспорт

-хезмәт кенәгәсе

- СНИЛС

Шулай ук кирәк булуы бар: хәрби билет, язылышу турында таныклык (әгәр фамилиягезне үзгәрткән булсагыз), балалар туу турында таныклыклар, 1 гыйнвар 2002 елга кадәр 60 ай  өчен урта хезмәт хакы турында белешмә  (әгәр 2000-2001 еллар арасында эшләмәгәнсез яисә хезмәт хакыгыз аз булган).

Пенсия фонды белән эш итүнең башка  ысулы- ул Пенсия фонды белән турыдан-туры элемтәне эш бирүче оешма үзе алып бара. Бу вакытта белгечләр эшченең документларын электрон вариантта үзләре җибәрәләр.Мондый очракта кешенең шәхси  вакыты сарыф ителми.

Пенсия фонды тагын бер кат искәртә: Федераль закон буенча 2018 елдан картлык буенча пенсия билгеләү яше арттырылды. Бу эш этап буенча 10 ел дәверендә алып барыла. Нәтиҗәдә, пенсия яше 5 елга арта, ирләр өчен 2028 елдан 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X