Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кайсы атланмай иң сыйфатлысы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе атланмайга чагыштырма сынаулар үткәрде. Сынау үзәге белгечләре сайлап алынган 43 исемдәге атланмайның 18ендә куркынычсызлык күрсәткечләре буенча нормадан тайпылышларга юлыкты: кайберләрендә чүпрә, эчәк таякчыклары төркеменә кергән бактерияләр, хәтта күксегәннәре дә бар. Атланмайның бер үрнәгендә җитештерүче составны бозган. Сүз «Усадьба Ильинское» сәүдә маркасына караган «Крестьянское» атланмае хакында...

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе атланмайга чагыштырма сынаулар үткәрде.

Сынау үзәге белгечләре сайлап алынган 43 исемдәге атланмайның 18ендә куркынычсызлык күрсәткечләре буенча нормадан тайпылышларга юлыкты: кайберләрендә чүпрә, эчәк таякчыклары төркеменә кергән бактерияләр, хәтта күксегәннәре дә бар. Атланмайның бер үрнәгендә җитештерүче составны бозган. Сүз «Усадьба Ильинское» сәүдә маркасына караган «Крестьянское» атланмае хакында бара. Башка үрнәкләр белән дә сак булу комачау итмәс: «Пестравка» маркалы «Крестьянское» атланмаенда шулай ук күгәрек һәм чүпрә, эчәк таякчыклары төркеменә кергән бактерияләр бар. Моннан тыш, шуларның соңгысы «Домик в деревне», «Милково», «Киприно», «Сыробогатов», «Балтком», «Ровеньки», «Кошкинское», «Радость вкуса», «Маслодел», «Луговая свежесть», «Ядрин-молоко» сәүдә маркаларына караган атланмайда табылган. Җитештерүдә технологияне бозу да, ташыган һәм саклаган вакытта тиешле таләпләрне үтәмәү дә шундый хилафлыкларга китерергә мөмкин. Шунысы кызганыч: эчәк төркеменә кергән бактерияләр атланмайда күгәрек һәм чүпрә белән бергә очрый. Мисал өчен, белгечләр «Пестравка», «Милково», «Киприно», «Балтком», «Радость вкуса» маркалы «Крестьянское» атланмаенда шундый тайпылышларга юлыкты. «Маслодел» сәүдә маркасына караган «Фермерское» атланмае исә кайбер физик күрсәткечләргә туры килми: майлылыгы 3,4 процентка киметелгән, шул ук вакытта дымлылыгы, киресенчә, тиешле нормадан 1,9 процентка артып китә. Боларның барысы да продуктның сыйфатында тискәре чагылыш таба.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре искәрткәнчә, сыйфатлы майда бернинди дә ят тәм һәм исләр булырга тиеш түгел. Консистенциясе буенча майның тыгыз, бертөрле, ә кисеп алынган урыны ялтырап торуы һәм коры булуы шарт.

Барлык таләпләргә җавап бирә торган үрнәкләр дә шактый. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында җитештерелгән «Очень важная корова» маркалы продукт иң югары бәяне алды. Аның белән бергә Самара өлкәсендә җитештерелгән «Милье» мае, «Сметанин» сәүдә маркасына караган «Крестьянское» атланмае да лидерлар рәтенә керде. Җирле җитештерүчеләрнең продукциясе мактау баскычында лаек урын алуына сөенми мөмкин түгел. «Алабуга сөте» ачык акционерлык җәмгыятендә эшләп чыгарылган атланмайга да югары бәя бирелде.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев