"Казан" халыкара аэропортына шартлаткыч куелу турындагы хәбәр кичә 22:04 сәгатьтә кергән иде. Хәбәр ялган булып чыкты. Аэропортка шартлаткыч куелу турындагы хәбәрне билгесез ир-ат җиткерә. Ашыгыч рәвештә халыкны эвакуациялиләр, эзләү-тикшерү эше алып барыла. Аэропортта бомба табылмый, ә телефоннан ялган хәбәр җиткерүченең эзенә бик тиз чыгалар. Тоткарланучы ир-ат әйтүенчә, ул исерек вакытта...
Аэропортка шартлаткыч куелу турындагы хәбәрне билгесез ир-ат җиткерә. Ашыгыч рәвештә халыкны эвакуациялиләр, эзләү-тикшерү эше алып барыла. Аэропортта бомба табылмый, ә телефоннан ялган хәбәр җиткерүченең эзенә бик тиз чыгалар. Тоткарланучы ир-ат әйтүенчә, ул исерек вакытта шалтыраткан. Җинаять эше кузгатылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз