Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан гүзәле бер миллион өчен көрәшә

Сирень Яруллина "Мисс Офис" бөтенроссия матурлык конкурсы финалына үткән. 94 катнашучыдан финалга үтәчәк 25 офис гүзәлен конкурсның рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар. Сирень Яруллина Казанда бер матурлык салонын җитәкли. - Конкурста катнашу - үземне яңа яктан ачу мөмкинлеге һәм алыштыргысыз тормыш тәҗрибәсе. Акчалата бүләк ярдәмендә бизнесымны да үстерә...

Сирень Яруллина "Мисс Офис" бөтенроссия матурлык конкурсы финалына үткән.
94 катнашучыдан финалга үтәчәк 25 офис гүзәлен конкурсның рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар. Сирень Яруллина Казанда бер матурлык салонын җитәкли.
- Конкурста катнашу - үземне яңа яктан ачу мөмкинлеге һәм алыштыргысыз тормыш тәҗрибәсе. Акчалата бүләк ярдәмендә бизнесымны да үстерә алыр идем, - дип сөйләде Сирень.
"Мисс Офис - 2015" конкурсы финалы 28 ноябрьдә Мәскәүнең иң кәттә сәхнәләренең берсендә үтәчәк, Сирень Казанны гына түгел, бөтен Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Бер миллион сум күләмендәге төп бүләктән кала, катнашучылар башка төрле дәрәҗәле исемнәргә дә ия булырга мөмкин: "Бизнес-леди", "Мисс Фитнес", "Тамашачы мәхәббәте" һ.б.; җиңүчеләрне чит илгә юлламалар, зәркән эшләнмәләре, косметика, кием-салым көтә.
Жюри әгъзалары арасында сәясәтчеләр, театр һәм кино актерлары, шоу-бизнес йолдызлары бар.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сирень яруллина