Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән

Гадәттән тыш хәл булган урынга, экологик хәлне ачыклау өчен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре килгән.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Казанда Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыкты дип хәбәр килгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга икенче сан буенча килгән янгын сүндерүчеләр утның беренче катта булуын ачыклаган. Хәзер сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән.

Урында Казан янгын-коткару гарнизонының 74 берәмлек техникасы эшли.

Төтенләнгән бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләрне чыгарганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев