Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көчле салкыннар көтелү сәбәпле мәктәп расписаниесендә үзгәрешләр булачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары һава температурасы — 25 градус булганда кичектерелергә мөмкин.

Дәресләрне авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда кичектерергә тәкъдим ителә, ә шәһәрдә шундый ук сыйныфларда укучылар өчен дәресләр -27 градус булганда гына булмаска мөмкин.

Моннан тыш, 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин.

Шулай ук, физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү, башлангыч сыйныфлар өчен һава торышы  3 градустан түбәнрәк булмаган очракта,җилнең тизлеге 6-10 метрдан артмаса, ә өлкән сыйныфлар өчен - 10 градустан түбән, җил - 6-10 метрдан көчлерәк булмаган очракта гына мөмкин булачак. Салкынлык 25 градус һәм аннан түбән булганда балаларны мәктәп автобусларында мунициналь районнан читкә алып чыгуны туктатып тору киңәш ителә.

Җитәкчеләрне көчле суыклар вакытында җылыту системаларының эшен аеруча игътибарда тоту кирәклеге турында да кисәттеләр, бу хакта министрлык мәгариф бүлеге җитәкчеләренә Һәм муниципаль районнарның башкарма комитетларына хатлар җибәрде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев