Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле авылы халкы "Үлемсез полк"та катнашачак

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу сугышта безнең Керкәле авылының да ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы алар үлемсезлеккә атлады. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк.


Керкәле авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе Суфия Нәдыршина авылда зур эш алып бара. Ул укучылары белән  авылыбызның сугыш кырларында һәлак булганнарның һәм сугыш юлларын кичеп, исән-сау әйләнеп кайтканнарның  туган-тумачалары белән аралашып,  фронтовиклар  турында  белешмәләр җыя. Ни гаҗәп, сөйләшеп утырганда, фотоальбомнар актарганда,  барысы да җанкайларын шундый ук яшь,  көчле, тере, элеккечә таза итеп күзаллыйлар, менә  ишек ачылыр да, сөлектәй газизләре  кайтып керерләр кебек аларга.


Укытучы үтенече белән авыл халкы газиз туганнарының фотографияләрен зурайтып, мәктәп музеена китерделәр. Тарих һәм технология укытучысы Альберт   Минәхмәтов ярдәме белән фотолар транспарантка  куелды.

Җиңү көненә багышланган  митингта  Керкәле авылында беренче тапкыр “Үлемсез полк”  маршы узачак. Халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр-дастаннарга кергән. Авылыбыз улларының һәм кызларының Бөек  Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге мәңге җуелмас.

Люция Закирова.

Гөлназ Алтынбаева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев