Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

КЕРКӘЛЕДӘН ХАТ КИЛДЕ

Керкәле авылының бер мәхәлләсендә авыл халкы өчен мәчет хисабына әзерләнгән сыйлы ифтар табыны корылды. Бу көнне авылыбызның Аллаһ йортларының берсендә, Локман мәчетендә тәүге ифтар мәҗлесе уздырылды. Утызлап мөселман авыз ачты. Ясәви хәзрәт баштан кунакларга рухи азык өләште, үзенең үзенчәлекле вәгазьләрен сөйләде һәм коръән укып, ифтарны башлап җибәрде.

Әлеге кич бу мәхәлләдә яшәүчеләр өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Авыл Советы башлыгы Галия ханым җыелган кунакларны тәбрикләде, килгән кунакларга Галия абстай һәм  хаҗиябез Энҗе апа мәхәлләдә дин үсеше турында сөйләделәр һәм кунаклар белән фикер алыштылар.Бик куанычлы күренеш, хәзер авылда тәравих намазларына мәктәп укучылары да йөри, дөрес итеп намаз укый беләләр.

Намаз уку кешене чисталыкка өйрәтә, савыктыра,-диде Галия абстай. Рамазан ае һәр мөселман өчен олы бәйрәм. Ә ифтар ашлары халыкны берләштерә.  Күрегез инде, өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора, тәмле исләр борынны кытыклый. Бүген без әти-әни, әби-бабайның төшенә дә кермәгән ризыклар ашыйбыз. Булганына шөкер итә белсәк иде. Кайчандыр әби-бабайларыбыз черек бәрәңге, алабута күмәче белән ураза тоткан. Бөтен нәрсәне кул белән башкарганнар: сабыен янәшәсенә куеп, урак урганнар, кырдан кайтып кермәгәннәр, уразаларын калдырмаганнар. Безгә ризык табу проблемасы юк, җаның ни тели шул бар. Хәзер ураза тоту үзе зур бәйрәм.
        
         Кояш баеп авыз ачкач, тәравих вакыты да җитте. Халык өстәлләр артыннан торып, рәт-рәт басып намаз укыды. Кунаклар күңелләрен иман нуры белән рухландырып, кабат очрашуларга кадәр хушлашып өйләренә кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә ниятләрен кабул итсен иде. Иншаллаһ! Миңа калса, кабул итәр дә, чөнки ахшам намазын укыганчы, хөрмә җимешләре  белән авыз ачкан  мөселманнардан бәрәкәт китмәс һәм ифтар вакытында кылган догасы кире кагылмас.
        
      Мондый ямьле, тәмле,  җылы очрашу оештырган Локман мәчетенә олы рәхмәт.Алда тагы да зур бәйрәм Гает бәйрәме көтә безне. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик,  вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк.Барыбызга бәрәкәт, тормышыбызда иминлек, үзебезгә һәм балаларыбызга тәүфыйк-һидаяттә булырга насыйп итсен.

Люция Закирова, Керкәле

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев