Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хөкүмәт товарларны маркировкалау кагыйдәләрен раслады

2024 елга барлык товар төркемнәренә дә маркировка кертү планлаштырыла.

Министрлар Кабинеты товарларны маркировкалау турында гомуми кагыйдәләрне һәм товар әйләнешен күзәтү буенча дәүләт мәгълүмат системасы нигезләмәсен раслады. Бу хакта Хөкүмәт сайтына сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.

Товарларны маркировкалау идентификация чараларын булдыру һәм салу, товар әйләнешендә катнашучыларга әйләнеш мәгълүматларын тәкъдим итү кагыйдәләрен билгели, диелә документта. Күзәтүнең мәгълүмати системасы турындагы нигезләмә аны булдыру, үстерү, эксплуатациягә кертү һәм чыгару кагыйдәләрен билгели. Шулай ук документта мәгълүмат системасын булдыру кагыйдәләре дә билгеләнә.

Аны товар әйләнешендә катнашучыларга һәм ведомстволарга тәкъдим итү, шулай ук системаның башка дәүләт мәгълүмат системалары белән һәм төрле базар катнашучыларының системалары белән элемтәләрен тәртибен билгели.

Аерым товарларны яки товарлар төркемен маркировкалау үзенчәлекләре, шулай ук алар өчен күзәтүнең мәгълүмати системасын кертүне хөкүмәт аерым раслаячак диелгән документта.

Товарларны маркировкалау проекты 2016 елда тире эшләнмәләреннән башланды. Җитештерүчеләр аларга санлы махсус тамгалар сала башлады. 2019 елның мартыннан тәмәке продукциясе мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. 2019 ел азагына кайбер товар төркемнәренә, шул исәптән ислемай, аяк киеме, шина һәм фотокамераларга мәҗбүри маркировка кертергә планлаштыралар. 2024 елга барлык товар төркемнәренә дә маркировка кертү планлаштырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/03/185658/

Фото: Михаил Захаров/архив
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев