Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Холестеринны ничек киметергә?

Холестерин - организмдагы төп майларның берсе. Аны нормада тоту исә атеросклероз авыруын булдырмаска ярдәм итә.

Кандагы холестеринны киметү өчен күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, ит һәм яшелчәләрне кыздырып түгел, томалап пешерергә киңәш ителә. Күбрәк хәрәкәтләнү дә холестеринны юк итә.

Холестеринны киметү өчен берничә киңәш:

1.Юкә агачы чәчкәсен җыеп киптерәбез. Аны кофемолкада он хәленә кергәнче ваклыйбыз. Көненә 3 тапкыр 1 бал калагы кабып, артыннан ярты стакан су эчеп куябыз. 1 ай  эчәргә дә 2 атна тәнәфес ясарга. Ярты ел дәвамында шулай эчсәгез, холестериныгыз нормага килер.

2. Умарта корты җилеме  ягъни прополис та кандагы “алама” майларны куып чыгара. Ашарга ярты сәгать калгач, 4%лы прополис төнәтмәсен  30 мл  суга 7 тамчы тамызып эчәргә. Дәвалау курсы 4 ай.

4. Люцерна үләне дә файдалы. Аны өй шартларында чәчеп үстереп, көн саен яшел яфракларын ашарга. Яки бу үләннең сутын чыгарып, көнгә 3 тапкыр 2 бал кашыгы  эчәргә дә була.

5.Камыр агачының (икенче исеме – дүләнә, русча атамасы – боярышник) чәчәкләрен яки җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы дүләнә чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешенә 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерлибез. Аны көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала өч тапкыр эчәбез.

Холестеринны нормада тоту өчен елына бер тапкыр менә шундый коктейль эшләп эчергә була: 1 кг лимонны һәм  200 г сарымсакны иттарткычтан үткәреп, бергә кушып яхшылап бутарга да, 3 көнгә суыткычка куярга. Көн саен 1 зур кашык ярты стакан суга болгатып эчәбез. Лимон составында булган С витамины һәм сарымсактагы фитонцидлар “алама” холестеринны организмнан куып чыгара, дип яза Өмет.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим

 


Чыганак: "Здоровье" журналы.
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X