Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе елга ана капиталын яңача индексацияли башлыйлар

2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк.

Дәүләт Думасы пленар утырышында «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча өстәмә чаралар турында» законга төзәтмәләрне өченче соңгы укылышта кабул итте. Аның нигезендә 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фаразланган түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк.

2022 елның 1 февраленә кадәр ана капиталы күләме беренче бала өчен 483 881 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 639 431 сум булачак.

Документ, гамәлгә ашыруның башка срогы билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев