Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сиринә Сәхәпова: "Әлеге җиңү киләчәгемне билгеләде"

Кирлегәч авылы кызы Сиринә Сәхапова тиздән без – журналистлар сафына басачак.

Ул КФУның журналистика һәм  медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бушлай белем алу мөмкинлегенә ия булды.


Сиринәнең зур шатлык-куанычтан “очып” йөргән мәле. “Мин җиңүемә шулхәтле шатландым, нинди шатлык икәнен сүз белән дә әйтеп бетерә алмыйм. Әлеге җиңү киләчәгемне билгеләде бит”, диде ул аның белән элемтәгә кергәч.


Быелдан республикада бушлай журналист белеме алу булмаячак. Шул уңайдан “Яңа Гасыр” телеканалы,  татар журналистлары әзерләү өчен махсус конкурс игълан итте. Анда татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары катнашты. Конкурс быел 5 апрельдә башланып, өч турда уздырылды.
-    Мин бу конкурс турында очраклы рәвештә белдем. Камилә апа шалтыратып: “Син конкурста катнашасыңмы соң? Сочинение яздыңмы әле”, диде. Ул вакытта  конкурсның беренче туры тәмамланырга соңгы көннәре калып бара иде. Шарт буенча, “Якын дустым” темасына эссе язарга кирәк иде. Мин 3 ел элек интернет аша танышкан Арзамас шәһәрендә яшәүче дустым Полина турында язып җибәрдем. Без аның белән виртуаль дөнья аша гына таныш булсак та, көчле дуслык бар. Быел августта Казан шәһәрендә очрашырга тиешбез, - дип сөйли Сиринә.


Конкурсның икенче турында  үзең белән таныштыру өчен “Мин-кадрда” дип аталган иҗади бәйгегә видео төшерергә кирәк була. Сиринәне камерага төшерергә абыйсы булыша. “Менә монда беренче тапкыр монтажлау дигән эш белән дә танышырга туры килде. Камерадан үзеңне күрү әллә ничек икән ул”, ди. Өченче турга инде катнашучылардан алты кеше генә кала, шулар арасында, әлбәттә, безнең Сиринә бар. Гомумән, барлыгы 41укучы катнашкан.


-    Өченче тур телекомпаниядә үтте. Монда интервью жанрында сынап карадылар. Безгә әңгәмәдә 6 спикер булачагын әйттеләр. Алар турында интернеттан мәгълүмат тупларга кирәк иде, чөнки әңгәмәгә кем туры киләчәге билгеле түгел иде. Аны җирәбә аша гына телекомпаниядә белдек. Җирәбә буенча мин алтынчы, соңгысы булып катнаштым һәм миңа «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов белән әңгәмә корырга чыкты. Әзерләнергә бераз вакыт бирделәр. Каушыйм, дулкынланам, башымда төрле сораулар бөтерелә. Каушау халәтен бетерү өчен аңа беренче сорау итеп “Кәефегез ничек?” дидем. Ул “Бик яхшы, әйбәт. Үзегезнеке ничек” дигәч, аның йомшак тавышын ишеткәч, тынычландым, тавышы да ошады, ул күңелемә якын килде, - ди Сиринә.


Хәл иткеч нәтиҗә өч көннән соң билгеле була. Әлеге өч көннең ничек авыр булуын чамалагансыздыр, 6 кыздан өчесен генә сайлап алырга тиешләр бит. Ул көннәрдә үземне кая куярга белмәдем, яткач та шул уй башымда, дәресләргә дә игътибарым югалды, ди. 14 май көнне аңа шатлыклы хәбәрне шалтыратып әйтәләр: син – җиңүче! 


Икенче көнне Казанга чакырып, аларга телерадиокомпания директоры Илшат Әминов диплом тапшыра. Сиринәне алда – Бердәм дәүләт имтиханнары һәм КФУ үткәрәчәк иҗади эшләр сынавы көтә. Рус әдәбияты белән рус теленнән 100 балл җыярга кирәк икән. Ул мәктәптә рус теле белән математикадан тыш, рус әдәбияты һәм җәмгыять белемен сайлаган. “Мин әлегә кадәр кая укырга керергә икәнен төгәл уйламаган идем. 9 сыйныфтан литература, әдәбият белән кызыксына башладым. Китап укырга бик яратам, тик имтиханнарга әзерләнү күп вакытны ала. Зифа Кадыйрованың барлык китапларын укып чыктым. Әлмәттә аның әсәре буенча куелган спектакльгә дә махсус бардым”, ди.


“Әйдә ТНВга” бәйгесенең барлык этаплары бары тик татар телендә генә узган. 9 сыйныфка кадәр Кирлегәч мәктәбендә укып, аннан Иске Куак мәктәбендә рус телендә белем алган кызга татарча сөйләшү, язу бик авыр булмаган дисәң дә, үзе әйтүенчә, русча сүзләр кыстырып сөйләшүләрне шомартырга туры килгән. Сиринә алда торган сынауларны уңышлы үтеп, журналистика буенча белем алып, киләчәктә ТНВда эш урынлы да булачак. Аңа уңышлар телибез.

Розалия Мостафина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев