Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кискен тын юлы авыру очраклары кимегән

Узган атнада - 2-8 март көннәрендә Казанда 8930 кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 10 мең кешегә 76,8 кеше туры килә дигән сүз. Шунысы сөендерә: узган атна белән чагыштырганда, авыру 17,2 %ка кимегән. Ләкин авыру дәрәҗәсе эпидемик чиктән 10,4 %ка югары. Шушы ук вакыт эчендә Татарстанда...

Узган атнада - 2-8 март көннәрендә Казанда 8930 кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 10 мең кешегә 76,8 кеше туры килә дигән сүз. Шунысы сөендерә: узган атна белән чагыштырганда, авыру 17,2 %ка кимегән. Ләкин авыру дәрәҗәсе эпидемик чиктән 10,4 %ка югары.
Шушы ук вакыт эчендә Татарстанда 21653 кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 70,8 кешене тәшкил итә. Авыру дәрәҗәсе эпидемик чиктән 19,7 %ка түбән.
Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру дәрәҗәсе узган атна белән чагыштырганда 25,5 %ка кими төшкән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе мәгълүматлары сөйли.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Грипп